Мәскәүдә Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак
Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, 6 июньдә Мәскәү шәһәрендә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак. Чарада Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар көтелә.